Үткән атнада чын мәгънәсендә тарихи дип аталырлык вакыйгаларның тулы бер циклы мәйданга чыкты. Трамп 1 ноябрьдән Кытай товарларына 100 процентлык пошлиналар өстәячәген игълан итте. Искә төшерик: андый пошлиналар Россия нефтен сатып алган өчен күптән вәгъдә ителгән иде. Димәк, Трамп карарында Россия–Украина конфликты күләгәсе дә бар.
Ике гигантның сәүдәсен астын өскә китерү өчен 100 процентлык тариф җитә. Элекке пошлиналар да кала бит әле. Трамп карары криптобазарны тулысынча җимерде. Яңалык агентлыклары: «Криптобазар җәһәннәмгә оча», – дип хәбәр таратты. Гадәттәгечә бар акчасын криптотәнкәләргә тоткан криптаннар арасында тулысынча бөлеп үз-үзенә кул салучылар да булды. Чынлыкта, спекулянтлар киеренке вазгыятьтән шулай файдаланды: массаларны талап, үзләренә акча эшләде. Хәзер криптовалюта базары янә югарыга үрли.
Трамп карары нефть базарын да түбәнгә очырды. Brent сортлы нефть 62 доллардан да түбәнәйде. Трампның гадәтен һәркем белә: ул үз карарын үтәүне җиңел генә берничә айга арткарак чигереп торырга ярата. Бу юлы алгоритм шул юнәлештә кабатланырмы – беркем дә өзеп әйтә алмый.
Атнаның иң мөһим вакыйгаларыннан берсе – Газзәдә сугыш туктатылды. Килешүнең беренче этабы гамәлдә: бу юллар язылганда, «Кызыл Хач» автобуслары исән калган Израиль тотакларын кабул итеп алырга Газзәгә керде. Израиль 2 меңнән артык Фәләстыйн әсирен азат итәргә тиеш. Араларында 22 бала да бар, хатын-кызлар да җитәрлек. Сиончы гаскәрләре Газзәдән чигенде, ХАМАС тәртип урнаштыра. Израиль белән хезмәттәшлек иткән бандалар белән бәрелешләр булып алды. Тынычлыкның кайчанга кадәр барачагы мәгълүм түгел. Килешү буенча сугыш тукталырга тиеш, әмма Израиль беркайчан да килешүләрне үтәми.
Газзәнең киләчәге турында карашлар каршылыклы: Трамп һәм сиончылар бер төрле күз алдына китерәләр, гарәп илләре һәм Төркия аз гына башкачарак, ХАМАС карашы кискен аерылып тора. Мисырдагы Шарм-әль-Шәйхта егермедән артык ил лидеры катнашында тыныч план имзаланырга тиеш.
Үткән тәүлекләрдә Пакыстан–Әфганстан арасында кораллы бәрелешләр булып үтте. Пакыстан авиациясенең Кабулны һәм башка кайбер әфган төбәкләрен утка тотуына җавап итеп, талиблар җавап һөҗүмнәре оештырды. Конфликт әлегә тыну стадиясендә, әмма барыбер кабатлану ихтималы саклана.
Мадагаскарда дәүләт түнтәрелеше омтылышы булды. Бу юллар язылганда, вазгыять чишелешен табып бетермәде. Япониядә инде Премьер-министр булдым дигәндә генә «талибан» кушаматы йөрткән хатын-кыз лидер Санаэ Такаитига аяк чалдылар. «Токиода сәяси бомба шартлады» дигән хәбәрләр килә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез