Людмила дуслары белән ял иткән. Ялының соңгы көнендә алар Парангтритис пляжына барган. Хатын-кыз, атларны фотога төшерү һәм бераз йөзеп алу өчен, дусларыннан берникадәр вакытка аерылып торасы иткән. Ә инде Людмила кире кайтмагач, тегеләр чаң суккан. Шаһитлар әйтүенчә, туристны көчле агым ачык океанга “ыргыткан”. Ул, куллары белән изәп, ярдәм сораган. Судан чыгарганда, инде аңсыз булган.
Туристны хастаханәгә озатканнар, ләкин табиблар аны коткарып кала алмаганнар. Парангтритис пляжы көчле дулкыннары һәм бик хәтәр су асты агымнары белән мәгълүм. Биредә яшәүчеләр анда су коенырга киңәш итми.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез