Иртәнге алтылар тирәсендә Ленинград өлкәсендә Инема тимер юл кичүендә йөк поезды белән туристик автобус бәрелешкән. Бу хакта төбәк хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Һәлакәт нәтиҗәсендә 68 яшьлек хатын-кыз һәлак булган. Тагын 16 кеше имгәнгән, аларның җидесе авыр хәлдә. Пассажирлар арасында ике бала булган, алар зыян күрмәгән. Имгәнүчеләрне Лодейный Поле һәм Волхов хастаханәләренә китергәннәр. Зыян күрүчеләрне йөртү өчен санавиация вертолетлары җәлеп ителгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез