Тәкъдим авторлары фикеренчә, штрафларның бүгенге күләме блогерларны тыелган ресурсларда реклама урнаштырудан туктатмый. Керемнәре ихтимал штрафтан күпкә артыграк чөнки. Бу исә, закон проекты авторлары фикеренчә, штрафның тоткарлау көчен киметә.
Шул сәбәпле парламентчылар җәза чарасын кырысландырырга тәкъдим иткән. Гади кешеләр өчен – 50-80 мең сум (хәзер – 2-2,5 мең сум), вазыйфаи затлар өчен – 80 мең-150 мең сум (хәзер 4 мең-20 мең сум), юридик затлар өчен – 500 мең сумнан 1 миллион сумга кадәр (хәзер – 200-500 мең сум).
«2,5 мең сумлык штрафның беркемне дә туктатмавы күренеп тора: тыелган социаль челтәрләрдә блогерлар, элеккечә үк, реклама урнаштыруларын дәвам итә. Рекламадан йөзләрчә мең сум, кайвакыт миллионнарча сум кертүчеләр өчен символик акча бу», – дип аңлаткан Дәүләт Думасының Иминлек комитеты рәисе урынбасары Анатолий Выборный.
Документны Югары судка, Генераль прокуратура, Юстиция һәм Эчке эшләр министрлыкларына җибәрелгән дә инде.
* Россиядә экстремистлык булырак танылган Meta оешмасына карый.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез