Сыртың сынса да, сереңне бирмә, ди халык. Үз сереңне саклау бер авыр булса, кеше серен саклау икеләтә кыен. Башкаларның малын саклау кебек үк җаваплы гамәл ул. Тормыш булгач, төрле хәлләр була. Үзеңә ышанып тапшырылган серне түзмичә кемгәдер чишсәң ни эшләргә? Кеше серен саклау савапмы? «Габдерәхим Утыз Имәни» мәчете имам-хатыйбы Ирек хәзрәт Җиһаншин белән шул сорауларга җавап эзләдек.

– Ирек хәзрәт, кеше серен саклау савапмы?
– Бер хәдистә: «Үзеңә әманәт ителгән нәрсәне иясенә тапшыр, үзеңә хыянәт иткән кешегә хыянәт кылма», – диелгән. Әгәр кеше икенче бер кешегә серен сөйләп, аны башка беркемгә дә әйтмәвеңне үтенә икән, ул сер әманәт булып кала. Аны икенче кешегә сөйләү хәрам, гөнаһ саналачак. Әгәр кеше икенче кешегә сөйләгән серен башка кешеләргә дә әйтергә рөхсәт итсә, бу очракта инде ул гөнаһ саналмый.
– Кешегә гомумән сөйләргә ярамаган серләр буламы?
– Кешегә үзенең гөнаһларын турында сөйләргә ярамый. Ник дигәндә, Аллаһы Тәгалә шушы кешенең гөнаһларын яшерде. Шуңа күрә адәм баласына шушы гөнаһлары турында башка кешегә сөйләргә ярамый.
– Ислам динендә, искәрмә буларак, серне сөйләргә рөхсәт ителгән очраклар бармы?
– Андый очраклар да бар. Әйтик, бер кеше икенче кешегә хыянәт итәргә, йә булмаса аны үтерергә, кыскасы аңа зарар китерергә планлаштыра, ди. Икенче кеше шуны белеп алып, шушы фаҗигаләрне булдырмас өчен, бу серне башка берәүгә сөйләсә, бу очракта ул гөнаһлы булмаячак.
– Вафат булган кешенең серен ачарга ярыймы?
– Вафат булган кеше үз серен башкаларга әманәт итеп калдырган булса, бу очракта ул серне сөйләргә ярамый.
– Серне чишү – гөнаһ, дидегез. Ә сер тыңлаган кеше гөнаһлы була аламы?
– Юк, сер тыңлау гөнаһ саналмый.
Динә Гыйлаҗиева
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез