Тынмасын бишек җыры. Хатын-кызлар ник бала табарга теләми?

Без артмыйбыз да, кимибез дә. Былтыр илдә 1,26 миллион бала туган. Бу – 1999 елдан бирле (ул вакытта 1,24 миллион сабый дөньяга аваз салган) иң түбән күрсәткеч, ди белгечләр. Яңа туган нарасыйлар саны елдан-ел азая. Шуңа күрәме, түрәләр бер-берсен уздырып бәби алып кайтырга өнди әнә: берәүләр бала табу йортында лотерея үткәреп, фатир, машина уйнатырга тәкъдим итсә, икенчеләр бала тапмаучыларга салым кертмәкче. «Хатын-кызлар эретеп ябыштыручылар, слесарьлар тапсын», – дип, авыз белән урак уручылар да җитәрлек. Бала табарга нәрсә комачаулый?

Үткәннәр кайтавазы

Илдә туучыларның гомуми коэффициенты (бала табу яшендәге бер хатын-кызга туры килгән яңа туган бала саны) соңгы 17 елда иң түбән чиккә җиткән. «Росстат» мәгълүматларына караганда, узган ел нәтиҗәләре буенча ул 1,41 не тәшкил иткән. Чагыштыру өчен: 2022 елда әлеге күрсәткеч – 1,42, 2006 елда – 1,31, 1999 елда 1,16 булган. Иң зур сан исә 2015 елда теркәлгән – 1,78. Белгечләр әйтүенчә, бишектән торган саен читләшүебезнең төп сәбәбе билгеле – 1990 нчы елларда күзәтелгән «демографик упкын» чорында туучылар үзләре әти-әни булу яшенә җитте.

– Бу – 1990 нчы еллар кайтавазы, – ди бәйсез демограф Алексей Ракша. – Билгеле булганча, узган гасыр ахырында бала туу рекордлы күләмдә аз булган. Әлеге нисбәттән, 1999 елда антирекорд куелды. Хәзер исә шул елда туганнар 25 кә җитте. Бүген тәүге тапкыр әни булучыларның уртача яше 26  икәнен исәпкә алсаң, барысы да аңлашыла, аз санлы буын бүген үзләре үк әти-әни булыр яшькә җитте.

Быелгы саннарга күз салсак: гыйнвар – июнь айларында илдә 599,6 мең бала туган. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, бу 16,5 мең сабыйга азрак. Үлүчеләр саны арткан. Агымдагы елның беренче яртысында 921,1 мең кеше үлгән (үсеш – 4 процент). 2024 елның гыйнвар – июнь айларында илдә халыкның табигый кимүе күрсәткече – 272,5 мең кеше.

Татарстанда да бәби туйлары кими. Бу елның беренче яртысында республикада 16,9 мең сабый (шуларның 43 проценты – гаиләдәге беренче бала) туган. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, бу – 2,7 процентка, ягъни 473 нарасыйга азрак.

– Татарстанда туучылар саны 2017 елдан бирле кими. Республикада туучыларның гомуми коэффициенты 1,45 не тәшкил итә, – диде матбугат очрашуларының берсендә Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова. – Бездә беренче баланы уртача 27 яшьтә табалар. Республикада барлыгы 70,5 мең күпбалалы гаилә исәпләнә. Бала тәрбияләүче гаиләләргә социаль ярдәм чарасы буларак быел 35 миллиард сум акча каралган. Шул исәптән, республика бюджетыннан 19 миллиард сумнан күбрәк акча бүлеп биреләчәк.

«Әниләр модада түгел»

Икътисад белгече Илдус Сафиуллин әйтүенчә, яшьләрнең иртәгәге көнгә ышанычы юк.

– 1990 нчы еллар белән чагыштырганда, хәзер тормыш дәрәҗәсе яхшырды. Әмма без тагын шул ук упкынга тәгәрәп барабыз. Моның сәбәбе – яшьләр иртәгәдән нәрсә көтәсен белми. Тышкы сәяси вазгыять тотрыксыз. Акча янчыгына да ышаныч юк. Бүген 25–35 яшьлекләр акча эшләү, карьера, фатир сатып алу мәшәкатьләре белән мәшгуль. Бала табу исә икенче планга күчә. Ә 35 яшьтән соң сәламәтлек какшый башлый. Шуңа күрә бала тапсалар да, бер бәби алып кайталар. Тик бу – демографик вазгыятьне коткармый, – ди белгеч. – Бүген илдә ипотека түләүнең уртача вакыты 25 елдан артык. Чирек гасыр буена шактый зур суммада бурыч түләүдән тыш, итәк тутырып бәби дә үстерергә тәвәккәллек кирәк. Яшьләр шуннан курка.

«Татарстан – Иҗтимагый фикер» фонды директоры урынбасары Елена Бондаренко мәсьәләнең тагын бер ягын атады: ул да булса – буыннар үзгәреше:

– Без гаилә кыйммәтләренең асылын югалттык. Чөнки совет заманыннан бирле илдә бернинди дә идеология булмады. Яшьләр исә бөтен дөньядагы әхлакый үзгәрешләрне үзенә сеңдерүче «губка»га әверелде. Тик күпчелек очракта бу начар үрнәкләр иде. Шуңа күрә бүген үз шәхесен өстенрәк күргән, үз-үзен генә яраткан буын үсеп җитте. Чыннан да, төрле фильмнар, музыкаль клиплар, кәттә бьюти-блогерлар аша безгә күрсәтелгән Көнбатыш мәдәнияте үрнәкләре үзең өчен генә яшәргә, эгоист булырга өйрәтә бит. Аннан килгән рекламалар да: «Син моңа лаек!» – дигән асылга корылган. Нәтиҗәдә безнең халыкка хас булган гаилә кыйммәтләре: бер-береңне хөрмәт итеп, үзара юл куеп яшәү, ир-атны гаилә башлыгы итеп күрү, хатын-кыз буларак күндәм, сабыр булу кебек сыйфатлар юкка чыкты. Ни кызганыч, илебез Көнбатыш тарафыннан оештырылган бу идеологик сугышны оттырды. Шуңа күрә бүген 35 яшькә кадәрге буын өчен үз-үзеңне корбан итү, бала табу модада түгел, алар күбрәк үзләре өчен яшәргә тели.

Аның әйтүенчә, кайбер түрәләрнең «хатын-кызларны бала таба алган кадәр таптырырга кирәк» ише чыгышлары халыкның ачуын гына китерә. «Һәркем ишле гаиләнең куркыныч түгел, ә шәп икәнен аңласын өчен, иң элек бала табу, балаларны үстерү өчен тиешле шартлар тудырырга, тиешле мохит һәм тотрыклылык булдырырга кирәк», – ди Елена Бондаренко.

Туучылар саны буенча алдынгы  төбәкләр (гыйнвар – июль, 2024 ел)

Мәскәү 70 168 бала
Мәскәү өлкәсе 41 724 бала
Краснодар крае 29 531 бала
Санкт-Петербург 27 453 бала
Төмән өлкәсе 24 808 бала
Дагыстан 24 476 бала
Свердловск өлкәсе 21 901 бала
Татарстан 20 262 бала
Башкортстан 19 639 бала
Чечня 17 731 бала

«Росстат» мәгълүматлары

 Чулпан ГАЛИМОВА, «ВТ» журналисты:

– Бик еш кына түрәләр гаилә институтын үстерү ысулы итеп нәрсәне дә булса тыю, катгыйландыруны сайлый. Тормыш-көнкүрешне тагын да җиңеләйтү, җайлау юлы авыррак юлдыр инде, күрәсең. Балага чын мәгънәсендә барысын да бирә алмыйсың икән, аны табарга кирәкми дигән фикер яши яшьләрдә. Моны мин танышларым арасында да, яшьтәшләрем арасында да ишеткәнем бар. Әлбәттә, бала үз ризыгы белән туа, диючеләр дә булыр. Туадыр. Әмма ул ризык белән баланы тәэмин итәсе бар бит. Бала тапсыннар өчен ике кешенең – ир һәм хатынның киләсе көнгә ышанычы, яхшы хезмәт хакы, торыр урыны, шартлары булырга тиеш. Рәхәт тормышта кеше болай да үрчи. «Моңа ничек түләрмен? Бүген нәрсә ашармын?» дигән уй белән яшәгән һәм көнен-төнен эшкә багышларга мәҗбүр булган кешеләрдән бала көтмәсеннәр иде. Тыю чаралары түгел, кызыктыру чаралары кирәк. Бәби алып кайтуның куркыныч түгеллеген күрсәтсеннәр. Бер баласы да булмаган яисә гаиләсез яшәгәннәрнең гаилә корырга өйрәтүләре ышандырмый да, гадел дә түгел.

Гөлназ ДАУТОВА, күпбалалы әни:

– Олы кызыма – 15, уртанчысына – 12 яшь, төпчегебез бишектә генә әле. Бала үстергәндә төрле вакытлар була инде, барысы да җиңел, дип әйтеп булмый. Иң мөһиме – гаиләдә тигезлек кирәк. Ирем миңа гел ярдәм итә. Ике яклап әти-әниләр дә булыша. Күпбалалы әни булуыма шатмын. Балаларым – Аллаһы Тәгалә биргән иң зур бүләгем.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре