Тынычлык көткәндә

Россия икътисадында күңелсез фактлар ишәя. Украина конфликты белән бәйле сөйләшүләр паузага куелганнан соң, океан артыннан яңа санкцияләр белән янаулар арта. Вашингтонда өстәмә санкцияләр эшләнүе мәгълүм. Алар нефть ташый торган инфраструктурага кагылачак, диләр. «Лукойл» белән «Роснефть»кә карата кертелгән санкцияләрнең дә беренче кайтавазлары яңгырый. Танкер компанияләре Россия нефтен ташудан баш тарта. Моңарчы безнең кара алтынның өчтән берен ташыган грек танкер компанияләре октябрь ахырында Urals сортлы җир маен төяүне минимумга калдырдылар. Әле һаман да ташудан туктамаган танкерлар бәя күтәрә. Ай башында 7 миллион доллар сорасалар, хәзер 8 не таләп итәләр. 10 миллион доллар сораучылар да бар.

Вашингтон белән конфликт икътисадый күңелсезлекләр генә түгел, сугыш хәрәкәтләренең сузылуын да вәгъдә итә. Шулай да «Ватаным» хәбәрчесе тынычлык урнашу котылгысыз дип саный. Автор көне-төне бу мәсьәләгә бәйле мәгълүматны өйрәнә. Дүшәмбе көнне ул гыйбри телевидениесеннән кызыклы яңалык тапты. Израильнең «9 нчы канал»ы «Днепрның төп раввины Россия–Украина сугышы төгәлләнәчәк төгәл датаны атады» дип хәбәр итә. Бер үк вакытта Украина гыйбриләре общинасы җитәкчесе дә булган раввин Шмуэль Каминецкий 2026 елның 15 гыйнварында тынычлык урнашачак дип игълан итә икән. Белмәссең, гыйбри лидерлары халыкара сәясәтнең сәхнә артында эш итәләр, әйткәннәре дөрескә чыкса, гаҗәп түгел.

Илдә финанс кыенлыклары артуын искә алганда, тыныч килешү безнең өчен бик мөһим. Якын киләчәктә электр энергиясенә бәяләр кискен күтәрелер дип әйтәләр. Федераль хөкүмәт бу атнада әлеге өлкәне реформалау турында киңәшмә үткәрәчәк дигән хәбәр бар. Түләү өчен социаль норма кертү мәсьәләсе каралачак. Социаль норма күләмендә генә кулланучылар арзан бәя түләячәк, арттырсаң, тарифлар күтәрү өчен авыр дәрәҗәгә җитәчәк. Өйне электр белән җылытучылар, майнерлар өчен авыр көннәр башланырга мөмкин. Хәер, әле рәсми расланган факт түгел бу.

Lenta.ru сайты «Почти треть россиян рассказали о проблемах с деньгами на еду» дигән язма бирә. Кайбер башка рәсми мәгълүмат ресурслары да тарата шундый ук хәбәрне. Сораштыру вакытында россиялеләрнең 31 проценты ашарга акча җиткерә алмауларын әйтә икән. Сораштыруны америкалыларның Gallup компаниясе үткәргән. Росстат түгел, ул оптимистрак булыр иде.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре