Тырнак буявын киптерү өчен кулланыла торган лампаның уты, тән тиресе күзәнәкләренә зыян салып, яман шеш куркынычын арттыра. Питтсбург һәм Калифорния университетлары галимнәре әнә шундый нәтиҗәгә килгән.
Белгечләр ясалма рәвештә үстерелгән тычкан һәм кеше күзәнәкләренә ультрашәмәхә нурланышның йогынтысын өйрәнгән. Күзәнәкләргә маникюр ясауда кулланыла торган лампа утына охшаш ут белән тәэсир иткәннәр.
Шулай итеп, галимнәр лампа уты белән өч көн дәвамында һәр көн саен 20шәр минутлык сеанслар уздырганнар. Беренче сеанстан соң күзәнәкләрнең 20%ы чамасы һәлак булган. Өченче сеанс барышында – 65-70%ы. Калган күзәнәкләрнең ДНКсына, яман шеш очрагындагы кебек, җитди зыян килгән, дип яза “RuNews24.ru” мәгълүмат агентлыгы.
Шулай да галимнәр, маникюр лампаларын тыярга кирәк, дигән нәтиҗә чыгарырга ашыкмый. Аларның йомгакларын раслау өчен колачлырак тикшеренүләр кирәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез