Газетага язылу

Үбешү уразаны бозамы? – имам аңлатмасы

Кочаклашу-үбешү җенси мөнәсәбәткә керү белән төгәлләнмәсә, бозмый.

Казанның “Гаилә” мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин “Татар-информ” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.
“Ашау-эчүдән тыш, ирең яки хатының белән җенси мөнәсәбәткә керү дә уразаны боза. Ир-ат хатынын кочканда һәм үпкәндә туктап кала алмаячагын сизсә, мондый очракта, әлбәттә, үзеңне тыярга кирәк. Ә инде эшкә киткәндә-кайтканда биттән яки маңгайдан үбеп алу гөнаһка саналмый”, – дип билгеләп үткән имам.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре