Удмуртиядә егылып төшкән Ми-2 вертолетын тапканнар. Башта һава судносының 35 яшьлек командиры Дамир Гафуровның исән булуы турында хәбәр килә. Бу хакта кичә Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Пассажир Илья Хромовның хәле турында мәгълүмат юк. Гафуров һәм Хромовның салкында 9 сәгатьтән артык ярдәм көткәнлекләре билгеле. Командир табиблар караган вакытта үлгән. Хромов аңына килгән. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез