Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин “Российская газета” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән. Аның әйтүенчә, уңай якка бераз гына үзгәреш бар. Табиблар кирәкле барлык медицина ярдәмен күрсәтә. Исегезгә төшерәбез: кичә Высотная урамындагы фатирда 16 һәм 9 яшьлек апалы-сеңелле ике балага 16 яшьлек кыз пычак белән ташланган.
Зыян күрүчеләрне тиз генә хастаханәгә озатып, операция ясаганнар. Һөҗүм итүчене тоткарлаганнар. Аңа чикләү чарасын сайлау мәсьәләсе хәл ителә. Һөҗүмнең сәбәбе – күптәнге низаг.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез