Газетага язылу

Уфада Вәсилә Фәттахова исемендәге урам булачак

Бүген Уфа шәһәр советы депутатлары берничә яңа урамның исемнәре турында карар кабул иткән.

  Башкортстан башкаласында Вәсилә Фәттахова, Владимир Высоцкий, Николай Красников, Туган Як, полковник Салават Якупов урамнары һәм Бесшумный тыкрыгы пәйда булачак. Бу хакта «Российская газета» яза. 

Аларның барысы да Дим һәм Ленин районнарында урнашкан, дип яза “Российская газета”. Барыбызга да мәгълүм булганча, Вәсилә Фәттахова  – Башкортстан һәм Татарстанның атказанган артисты, “Туган як” җыры белән киң танылган артист. 2016 елның 26 гыйнварында бала тапканнан соң өзлегү сәбәпле  вафат булган.

Николай Красников  исә – бозда мотоузышлар буенча 20 тапкыр дөнья чемпионы. Уфада Гастелло исемендәге спорт мәктәбенә җитәкчелек иткән. Узган елның 16 июнендә юл фаҗигасендә вафат булган. Ә инде Салават Якупов – башлангыч нигездә очучылар әзерләү буенча Муса Гәрәев исемендәге Уфа гомуми белем бирү мәктәп-интернатына (хәзерге вакытта – кадетлар корпусы) нигез салган. Төньяк Кавказда террорчылыкка каршы операцияләрдә катнашкан.

Күп кенә  сугышчан орденнар белән бүләкләнгән. 2018 елда гомере вакытсыз өзелгән.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре