Үгез һөҗүменнән соң Оренбург өлкәсендә 14 яшьлек яшүсмерне күпсанлы җәрәхәтләр белән хастаханәгә китергәннәр. Бу хакта төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе хәбәр итә.
Полиция мәгълүматларына караганда, хәл Целинный бистәсендә булган. Хокук сакчылары яшүсмернең хастаханәгә эләгүе турында хәбәр алгач, вакыйганың шартларын ачыклый башлаган.
Полиция хәбәрендә әйтелгәнчә, малай абзардан ерак түгел хуҗалык эшләре башкарган. Шул вакытта үгезләрнең берсе торакның капкасын ватып чыккан һәм яшүсмергә ташланган. Хайван һөҗүме нәтиҗәсендә малай күпсанлы җәрәхәтләр алган.
Полиция җәрәхәтләр арасында аскы казналык һәм сул боттагы ертылган яралар булуын хәбәр иткән. Һөҗүм вакытында яшүсмернең әти-әнисе дә янәшәдә булган.
Әлеге хәл буенча тикшерү үткәрелә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез