Бәйге кысасында күршеләр өчен иң яхшы бәйрәм оештыручыларга акчалата ярдәм күләме 40 миллион сум тәшкил итә. Гаризаларны 28 ноябрьгә кадәр кабул итәләр.
Республикада яшәүчеләр өчен «Күрше» фестивале яңалык түгел. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән җәй көне ишегалларында башланып киткән төрледән-төрле чаралар күршеләрне уйнатып-биетеп кенә калмыйча, үзара берләштергән халыкчан бәйрәмгә дә әверелде.
– Беренче фестиваль үзенең кирәклеген исбатлап күрсәтте: җәйге бәйге кысасында республикада яшәүчеләрдән 585 гариза кабул иттек. Нәтиҗәдә Татарстанның төрле районнарында барлыгы 291 чара узды, – дип сөйләде очрашуларның берсендә Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Нәкъ менә шуңа күрә фестиваль кыш көне дә дәвам итәчәк. Бу юлы да күршеләр өчен иң шәп бәйрәм оештыручыларга акчалата ярдәм бар. Приз фонды – 40 миллион сум. Муниципаль учреждениеләр – 1 миллион сумга кадәр, юридик затлар һәм коммерцияле булмаган оешмалар – 900 мең сумга кадәр, үзмәшгульләр 500 мең сумга кадәр грант ота ала. Тәгаен мәгълүмат – күршефест.рф сайтында.
Очрашу урыны итеп «Крылья Советов» паркын сайлау да очраклы түгел. Ял урыны 2016 елда Татарстанда Иҗтимагый киңлекләрне яңарту программасы кысасында төзекләндерелгән. Иң мөһиме – биредә совет чоры истәлекләрен саклап калганнар. Бәйрәмдә күршеләрне «Братья Грим» төркеме ял иттерде. Гаилә белән вакытны күңелле дә, файдалы да итеп үткәрү өчен спорт һәм күңел ачу мәйданчыклары, шулай ук ашау-эчү дә оештырылган иде.
– Бәйгегә республиканың төрле районнарыннан 250 дән артык гариза кабул иттек инде. Аерым алганда, бу кышта Татарстанда чаңгы шуу ярышлары, ишегалларында төрле бәйгеләр узачак дип көтелә, – ди Татарстанда шәһәрләрне үстерү институтының вакыйгалар программасы кураторы Данил Данилов. – Җәйге фестивальдән аермалы буларак, бу юлы бәйгедә муниципаль оешмалар да катнаша ала. Шуңа күрә гаризалар ишегалларында яшәүчеләрдән бигрәк, юридик оешмалардан күбрәк килә. Бәйгенең тагын бер яңалыгы – бәйрәм чарасы тагын да зуррак колачлы булсын өчен, хезмәттәшләр җәлеп итәргә кирәк. Бу кышта бергәләп күңел ачарга мөмкинлек күп булачак, кыскасы.
«Күрше» бәйгесен үткәрү тәртибе
28 ноябрь, 2025 ел – гаризалар кабул итү төгәлләнә.
1 декабрь, 2025 ел – тавыш бирү башлана.
8 декабрь, 2025 ел – җиңүчеләр игълан ителәчәк.
20 декабрь, 2025 ел – республика күләмендә ишегалды вакыйгалары башлана.
28 февраль, 2026 ел – кышкы фестиваль тәмамлана.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез