Бу хакта “ТАСС” төбәк башлыгы Сергей Аксенов мәгълүматларына таянып яза. “Дошманның Мәскәү – Симферополь пассажир поезды тепловозына пилотсыз очкыч белән һөҗүм итүе сәбәпле, башлангыч мәгълүматлар буенча, машинист яраланган, машинист ярдәмчесе һәлак булган, пассажирлар зыян күрмәгән”, – дип язган Аксенов социаль челтәрдә.
Ярымутрауда барлык поездларның пассажирларын эвакуациялиләр. Аларны үзләренә кирәкле урыннарга автобусларда китереп кую күздә тотыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез