“Дошманның пилотсыз очкычының Азовтан Керчька баручы шәһәр яны поездына һөҗүм итүе аркасында бер кеше һәлак булган, тагын өч кеше яраланган. Биредә ашыгыч оператив хезмәтләр эшкә кереште”, – дип хәбәр иткән Аксенов.
Республика башлыгы һәлак булучының гаиләсенең кайгысын уртаклашып, яраланучыларга тизрәк савыгып аякка басуларын теләгән.
“Көньяк шәһәр яны пассажир компаниясе” Кырымда шәһәр яны поездлары хәрәкәтен вакытлыча туктату турында хәбәр иткән.
Сүз уңаеннан, узган төндә, һава һөҗүме куркынычы игълан ителү сәбәпле, Кырымга баручы һәм кире юнәлештә хәрәкәтләнүче “Таврия” поездлары пассажирлары эвакуацияләнгән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез