Белгородта торак йортка һөҗүм нәтиҗәсендә барлыгы 12 кеше һәлак булган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Узган якшәмбедә Белгород шәһәре Украина Кораллы көчләре тарафыннан көчле ут астында калды. Һөҗүм нәтиҗәсендә ун катлы йортның берсендә подъезд җимерелеп төшә. Ким дигәндә 20 кеше зыян күргән, алар арасында ике бала да бар.
Әлеге факт буенча Тикшерү комитеты «теракт» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез