Һөҗүм Европа берлеге әгъзасы – Мальта Республикасының территориаль сулары тирәсендә булган. Россия Транспорт министрлыгы үзенең телеграм-каналында шул хакта хәбәр иткән. Гадәттән тыш хәл кичә – 3 мартта булган. Ведомство мәгълүматларына караганда, танкер йөк белән Мурманск портыннан килгән. “Мальта һәм Россия коткару хезмәтләре барлык 30 экипаж әгъзасын коткарып калуга ирешкән”, – диелгән хәбәрдә.
Россия бу хәлне халыкара террорчылык акты һәм диңгез пиратлыгы буларак бәяләгән. Моның халыкара хокук нормаларын тупас бозу булып торуы басым ясап әйтелгән. “Европа берлеге әгъзалары булып торучы дәүләтләр хакимиятләренең битарафлыгы аркасында кылынган мондый җинаятьчел гамәлләр халыкара бергәлекнең игътибарыннан читтә калмаска тиеш”, – дип белдерелгән министрлыкта. Анда шулай ук йөкнең барлык халыкара кагыйдәләр нигезендә рәсмиләштерелгән булуы билгеләп үтелгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез