Россия Транспорт министрлыгы хәбәренә караганда, анда поездлар хәрәкәтен вакытлыча туктатканнар.
“Кырым күперенә чираттагы һөҗүм аркасында биредәге хәрәкәт вакытлыча туктатылды. Барлык җаваплы хезмәтләр – үз урыннарында. Белгечләр китерелгән зыянны ачыклый”, – диелгән Аксенов хәбәрендә.
Министрлык билгеләп үткәнчә, беркемгә дә зыян килмәгән. Моңа кадәр Кырым күперенә 16 һәм 17 ноябрьдә һөҗүм иткәннәр. Хәрәкәт туктатып торылганнан соң, бер як хәрәкәтне ачканнар иде. Россия Тикшерү комитетыннан хәбәр ителгәнчә, Украина хәрбиләре һөҗүме күпергә зыян салган. Хокук саклау органнары террорчылык акты буенча җинаять эше кузгаткан.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез