Белгечләр мәгълүматларына караганда, хәрби бик күп кан югалтудан үлгән. Мәетне тикшергәндә, күкрәк тирәсендә сул якта күптәнге ярган эз табылган. Бу исә солдатның йөрәген кисеп алуларын күрсәтә, дип яза “ТАСС”, Россия көч структуралары мәгълүматларына таянып.
Һәлак булган хәрбинең кем икәнлеге бармак эзләре буенча билгеләнгән. Көч структуралары вәкиле басым ясап әйткәнчә, бу хәл Россия хәрбиенә карата рәхимсезлекне. ерткычлыкны дәлилли.
Аның сүзләренә караганда, мондый очраклар Украина ягының һәлак булганнарга мөнәсәбәтен бик ачык күрсәтә. Мәетләрне тикшергәндә, халыкара нормаларны үтәү турында белдерүләрнең сафсата гына икәнлеге ачыклана, дигән көч ведомствосы вәкиле.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез