Аның әйтүенчә, сериалның беренче өлеше Себер якларының “Бонни һәм Клайды” – берничә банкны талаган егет белән кыз турында. Егет төрмәгә эләккән. Шуннан соң штурмовик булып алгы сызыкка киткән.
“Анда ул чын мәгънәсендә каһарманлык күрсәткән. Украинаның биш солдатына әсирлеккә эләккән, ә атыш вакытында аларны үзенә үк әсирлеккә төшәргә күндергән”, – дип билгеләп үткән Пегов.
Хәрби корреспондент, элек җәмгыятькә зыян салып та, соңыннан үз гамәлләре һәм батырлыклары белән тамырдан үзгәргән кешеләрнең язмышын күрсәтүнең бик мөһим булуын искәрткән.
“Аларга сугыш үзләрен бөтенләй башка яктан күрсәтү, батырлык кылу мөмкинлеге биргән”, – дигән хәрби корреспондент.
Агентлык мәгълүматларына караганда, Донбасстагы вакыйгалар турында күп серияле фильм “10 историй о любви и смерти” дигән исем белән дөньяга чыгачак. Аны Донецк, Луганск халык республикаларында, Мәскәү һәм Абхазиядә төшергәннәр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез