Самара өлкәсе ВСУ пилотсыз очкычлары һөҗүме астында инде биш сәгатьтән артык кала. Тольяттида бер кеше торак күп катлы йортка дрон һөҗүме нәтиҗәсендә зыян күргән, дип яза ТАСС.
«Лютый» тибындагы БПЛА торак комплекска һөҗүм иткән: җимерекләр бина түбәсенә төшкән.
Шул үк вакытта һөҗүм Ростов өлкәсендә Таганрогка ясалган. Анда бер кеше һәлак булган, тагын дүртесе җәрәхәтләр алган, шул исәптән чит ил гражданины. Өч зыян күрүче авыр хәлдә. Һөҗүм нәтиҗәсендә шәһәрнең коммерцияле объектлары зыян күргән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез