Украина хәрбиләре Курск өлкәсендә бер хатын-кызны иренең күз алдында атып үтергән

Россия Тикшерү комитеты Курск өлкәсендә Украина хәрбиләренең ике хатын-кызны үтерүен ачыклаган. ТАСС хәбәренә караганда, аларның берсе йөкле булган, икенчесен иренең күз алдында атып үтергәннәр.

Украина хәрбиләре узган елны августында Россия территориясенә бәреп кергәч, ике автомобильне утка тоткан. Машинадагы кешеләр – ике гаилә Суджа районы Куриловка авылыннан качып китмәкче булган. Нәтиҗәдә йөкле хатын-кыз һәлак булган.

Быел февраль аенда исә Суджа районының Погребки авылында Украина солдатлары, подвалда өлкән яшьтәге гаилә парына юлыгып, подвалга граната ыргыткан. Шуннан соң иренең күз алдында хатын-кызны атып үтергәннәр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре