Украина хәрбиләре СВО зонасына барган Татарстан хәзрәтләренә каршы һөҗүм оештырганнар

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин махсус хәрби операция зонасына чираттагы эшлекле сәфәр кылды. Бу аның быел СВО зонасына өченче сәфәре. Бу юлы Татарстан дин әһелләре делегациясе составында Ютазы районы имам-мөхтәсибе, казый Марат хәзрәт Мәрданшин һәм Казан епархиясе хезмәткәре протоиререй Андрей Зиньков та бар иде, дип хәбәр итә Татарстан Диния Нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Дин әһелләре МХО зонасына генерал-майор Кирилл Кулаков чакыруы буенча барды һәм Луганск һәм Донецкига, «кайнар нокта»ларда булды. Украина снарядлары һәм «беспилотниклары» һөҗүмнәренә, Татарстан делегациясенә каршы операөия уздырылуга карамастан, Камил хәзрәт Марат хәзрәт һәм отец Андрей белән бергә өч хәрби частька барып җитә алдылар. Анда алар Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән солдатлар белән очрашулар үткәрде, алар белән аралашты, сорауларына җавап бирде, вәгазьләр укыды, аларның яшәү һәм хезмәт шартлары белән танышты, блиндажларын һәм гыйбадәт кылу урыннарын күрде.
Сәфәр барышында хәзрәтләр шулай ук Донецк һәм Луганскида эшләүче мәчетләргә барды, анда имамнар белән очрашты. СВО зонасына алар барлыгы өч тәүлек дәвамында булды.
Диния Нәзарәтенең мөфти җитәкчелегендәге делегациясе МХО зонасына быелның маенда барган иде. Ул вакытта хәзрәтләр Луганск, Лисичанск һәм Дебальцевода булды, 3 госпитальдә, шефлыкка алынган хәрби частьтә һәм «Алга» батальонында хезмәт итүче солдатларның кулына Татарстан мөселманнары исеменнән гуманитар йөк тапшырды.
Татарстаннан киткән солдатларга ярдәм һәм СВО зонасына эшлекле сәфәрләрне Татарстан мөселманнарының Диния Нәзарәте 2022 елдан бирле башкара.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре