Россия гаскәрләре Украина хәрбиләрен Курск өлкәсенең Кореневск районындагы Снагость авылыннан бәреп чыгарганнар. Бу хакта “Аргументы и Факты” хәрби корреспондент Юрий Котенок сүзләренә таянып яза. Хәбәрче, бүгенге вазгыятьне аңлатып, әлеге торак пунктның Гетман Мазепа белән тарихи элемтәсен телгә алып үткән.
Курск өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Алексей Смирнов, төбәкне ныграк саклау өчен, өстәмә хәрби көчләр һәм техника китерелүе турында хәбәр иткән. Аның әйтүенчә, хәрбиләребез тыныч халыкның иминлеген тәэмин итү, шул исәптән кешеләрне хәтәр урыннардан чыгару буенча бөтен көчен куя.
Курск өлкәсенең чик буе районнарында хәлләр киеренке булып кала. Җирле хакимиятләр һәм хәрбиләр халыкны һәм территорияләрне дошманнан саклауны дәвам итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез