Украинада һәлак булган Илнур Сибгатуллин белән хушлашырга йөзләрчә кеше килде

Түбән Камада Җиңү монументы мәйданчагына йөзләрчә кеше Украинада махсус хәрби операция вакытында һәлак булган сержант-контрактник Илнур Сибгатуллин белән хушлашырга килде.

Солдатның мәете белән махсус самолет Ростов-Дон шәһәреннән вакытында очып китә алмаган. Шуңа күрә очкыч Түбән Камага көндезге сәгать берләр тирәсендә генә төшкән.

Илнур Сибгатуллин мөселман зиратында Геройлар аллеясендә җирләнә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илнур Сибгатуллин

Көн хәбәре