Хастаханәгә белә торып һөҗүм ителгән. Украина моның өчен самолет тибындагы пилотсыз очкычлар кулланган.
Фаҗигадә 10 медицина хезмәткәренең гомере өзелгән. Тагын 10 кешегә (9ы – медик) төрле дәрәҗәдә зыян килгән.
Җимерекләр арасында пилотсыз очкычларның кисәкләре табылган. Аларга экспертизалар уздырылачак.
Тикшерү комитеты террорчылык акты турында статья буенча җинаять эше кузгаткан. Тикшерүчеләр җинаятьнең барлык нечкәлекләрен ачыклый һәм аны кылуга катнашы булган Украина кораллы көчләре вәкилләрен билгели.
Оборона министрлыгыннан белдерелгәнчә, Украина хастаханәгә белә торып һөҗүм иткән. Бу бинадан беркайчан да хәрби максатта файдаланылмаган.
Украина гаскәрләренең хастаханәгә һөҗүм итүе халыкара гуманитар хокук һәм әхлак нормаларын тупас бозу булып тора, дип басым ясап әйтелгән министрлыкта.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез