Украинаның пилотсыз очкычлары Саратов һәм Энгельс шәһәрләрен һөҗүмгә тоткан

 Россиянең һава һөҗүменнән саклану средстволары 26 августка каршы төндә Саратов өлкәсендә Украина кораллы көчләренең һөҗүмен булдырмыйча калган. Бәреп төшерелгән дроннарның кыйпылчыклары өлкә үзәгендәге һәм Энгельс шәһәрендәге торак йортларга төште, дип белдергән өлкә губернаторы Роман Бусаргин. Һөҗүм аркасында Саратовта дүрт кешегә зыян килгән, дип хәбәр итә “РИА Новости”.

Хәбәрдә билгеләп үтелгәнчә, бер хатын-кыз авыр хәлдә Саратов хастаханәсенә озатылган. Зыян күргән тагын өч кешегә урында медицина ярдәме күрсәтелгән.
Пилотсыз очкыч һөҗүме аркасында Энгельс шәһәрендә Пушкин урамында күпкатлы йортка зыян килгән. Бәхеткә, яраланучылар юк.
Губернатор әйтүенчә, җирле хакимияттәгеләр зыян күрүчеләрнең һәммәсенә кирәкле ярдәм күрсәтәчәк. Ашыгыч хезмәтләр көчәйтелгән режимда эшләүләрен дәвам итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре