Владимир өлкәсендә пилотсыз очкычның торак йортка килеп төшүе сәбәпле өч кешенең, шул исәптән бер баланың гомере өзелгән. Төбәк башлыгы Александр Авдеев бүген иртән Мах каналында шул хакта хәбәр иткән. Аның әйтүенчә, төнлә дроннар төбәкнең тыныч тормыш өчен билгеләнгән инфраструктурасын һөҗүмгә тоткан.
Александровск районында бер дрон ике фатирлы торак йортка килеп төшкән. Ирле-хатынлы гаилә пары һәм аларның 2014 елгы уллары һәлак булган, дип язган Авдеев. Аның әйтүенчә, биш яшьлек кыз исән калган. Бала пешкән хәлдә хастаханәгә озатылган.
Күрше фатирда яшәүчеләргә зыян килмәгән. Янгын сүндерелгән. Төбәк губернаторы һәлак булганнарның туганнарының кайгысын уртаклашкан.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез