Украинаның хәрби хәрәкәтләр алып бару өчен кайчан акчасы бетәчәген әйткәннәр

Европа берлеге финанс ярдәме күрсәтмәсә, Украина февраль аена хәрби хәрәкәтләр алып бару өчен акчасыз калачак. Бу хакта «РИА-Новости» The Economost журналы мәгълүматларына таянып яза.

Басмада билгеләп үтелгәнчә, агымдагы ел азагына, киң колачлы конфликт башланганнан бирле, чит ил ярдәмен кертеп, Украинаның хәрби чыгымнары 360 миллиард долларга җитәчәк.

2025 елда аның хәрби максатларга чыгымнары 100-110 миллиард доллар тәшкил итәчәк. Бу – алдагы еллардагыга караганда күбрәк һәм Украинаның тулаем эчке продуктының яртысы чамасына туры килә.

Шул ук вакытта Украинаны төп финанслау чыганакларының икесе акрынлап ахырына якынлашып килә. Биредә сүз Кушма Штатлар ярдәме һәм кредитлар (Киев бурычка мөмкин кадәренчә алган инде) турында бара. Шул рәвешле Европа илләре генә аның бердәнбер акча чыганагы булып калачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре