Ул һөҗүм итүчене беренче булып туктатырга тырышкан һәм полиция чакырырга өлгергән. Төбәк башлыгы аның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашкан.
«Анападагы вәзгыять буенча даими рәвештә оператив мәгълүмат алып торам. Хәзерге вакытка бер һәлак булучы бар – ул һөҗүмне үзенә алган сакчы. Ул оператив рәвештә хокук саклау органнарын чакырган. Һөҗүм итүчегә техникум эченә узгарга бирмәгән. Һәлак булучының туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам.
Шулай ук, башлангыч мәгълүматлар буенча, ике кеше уртача авырлыктагы җәрәхәтләр алган. Зыян күрүчеләр саны турындагы мәгълүмат әле ачыклана. Хәзерге вакытта урында ашыгыч ярдәм бригадалары кизү тора», – дигә үзенең телеграм-каналында.
РИА Новости мәгълүматлары буенча, студент техникум холлында ут ачкан һәм аннары тоткарланган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез