Укучыбыз Рәхилә Зәйнуллинадан «Каз каклау» рецепты

Каз ите каклар өчен дә, тозлар өчен дә 12 сәгатьтән җитешә. Тәме чыга торган иң яхшы вакыт – 12 сәгать аралыгы.

Укучыбыз Рәхилә Зәйнуллинадан «Каз каклау» рецепты

Казны чистартканның икенче көнендә каклыйм. Бар җирен дә бик яхшылап тоз белән уам. Шуннан соң эченә алдан ук юып, киптерелгән борчак тутырам.

Аннары башта уксуслы чүпрәк, шуннан соң сары крафт кәгазь белән яхшылап төреп, ашлык эченә тыгам. Шунда 2-3 ай торгач, казның тозларын чистартып, борчакларын бушатып, чүпрәк, кәгазьләрен алып, кайнар суда коендырып чыгарам. Каз матурланып, күпереп китә. Шуннан соң кояш булса, урамга кояшка эләбез, булмаса, мунчада 1-1,5 тәүлеккә калдырабыз.

Каз матур, үтә күренмәле булуга, кабат төреп куябыз.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре