Укучылар махсус хәрби операция активисты белән очрашты

Тукай районы Яңа Троицкий авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре 19 октябрьдә билгеләп үтеләчәк Әтиләр көненә багышланган чара үткәргән. Бу көнне укучылар махсус хәрби операция активисты, Тукай муниципаль районы депутаты Валерий Тигр белән очрашкан, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова.

Сөйләшү патриотизм, батырлык һәм волонтерлык темаларына багышланган. Валерий Тигр махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән бирле хәрбиләргә ярдәм итә, махсус операция зонасына автомобильләр һәм гуманитар ярдәм партияләре җибәрә, хәрбиләрнең гаиләләренә булыша.

Ул 2022 елдан бирле, үзенең кыйммәтле автомобилен сатып, махсус хәрби операция катнашучылары өчен биш яңа «Нива» машинасын сатып алган. Махсус операция вакытында хәрби хәрәкәтләр зонасына барлыгы 42 машина җибәрелгән.

Очрашуда шулай ук «Мәрхәмәт» оешмасы волонтерлары да катнашкан. Алар балаларга уртак эшкә һәркем көченнән килгәнчә өлеш кертә алуы турында сөйләгән. Волонтерлар көн саен маскировка челтәрләре үрүче Яңа Троицкий авылы пенсионерларын һәм битараф булмаган кешеләрен мисал итеп китерде.

Очрашудан соң укучылар Бөек Ватан сугышына һәм махсус хәрби операциягә багышланган халык музеенда булды.

Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путинбелән очрашуда республикадан махсус хәрби операциягә 38169 мобилизацияләнгән кеше һәм контрактчы китүе турында сөйләде. «Бездә 15 Россия Герое бар, шуларның җидесенә бу исем үлгәннән соң бирелде. Республикадан 1829 хәрби хезмәткәр Батырлык ордены белән бүләкләнде», – диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Миңнеханов Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт минниханов эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре