Газетага язылу

Укучыларга өй эше бирмәү тәкъдиме белән чыкканнар

Мәктәп укучылары һәм укытучыларга йөкләнешне киметү максатыннан, балаларга өй эше бирмәскә кирәк, дигән фикер белән чыккан «Яңа кешеләр» фракциясеннән Дәүләт Думасы вице-спикеры Владислав Даванков. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Улым минем депутат булуымны белүгә үк өй эшен гамәлдән чыгара торган закон кабул итүне сорады. Бүген Мәскәү ата-аналары белән очрашуда мин вакыт җитүен аңладым. Бу – дөнья күләмендәге тәҗрибә. Балалар һәм укытучыларга йөкләнешне киметү барысына да файдага гына булачак», - дигән Даванков.

Ул тиздән бу мәсьәлә хакында Мәскәүнең Мәгариф һәм фән департаменты белән фикер алышырга вәгъдә итте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре