Бу хакта “РИА Новости” документка таянып яза.
Документтан күренгәнчә, имтиханнар үткәрү пунктларында тәртип булдыручы хезмәткәрләр һәм оештыручылар балаларга, шулай ук аларның шәхси әйберләренә кагылмаска тиеш. Металл эзләү җайланмасы сигнал бирсә, сынау бирергә килгән укучыга җайланмага “ошамаган” әйберен махсус урынга кую яки озатучысына тапшыру тәкъдим ителәчәк.
Әлеге таләпне үтәүдән баш тартучылар имтиханга кертелми. Мондый укучыга имтиханны резервтагы вакыт эчендә тапшыру мөмкинлеге аерым карала: бу очракта Дәүләт имтихан комиссиясе рәисе карарын көтәргә туры киләчәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез