Газетага язылу

Укучыларны һәм студентларны «Милли хәзинә» халык иҗаты фестиваленә чакыра

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Идел буе федераль округының 9–11 сыйныф укучыларын һәм көллият студентларын «Милли хәзинә» халык иҗаты фестиваленә чакыра.

Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Номинацияләр: медиа-иҗат (фото, видео, анимация), вокал һәм инструменталь башкару, хореография, мода театры, сынлы сәнгать, сәнгатьле сүз һәм театр сәнгате.

Гаризалар һәм конкурс эшләре 30 апрельгә кадәр кабул ителә. 20 май Гала-концерт һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы була.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре