Быел ял 10 көн дәвам итәчәк.
Татарстан мәктәпләрендә укучылар быел 28 октябрьдән көзге каникулга китә. Балаларның ялы 6 ноябрьгә кадәр – 10 көн дәвам итәчәк. Бу хакта "KazanFirst” Татарстан Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова сүзләренә таянып яза. Моннан тыш министрлык каникулларны түбәндәге вакыт аралыкларында үткәрергә тәкъдим итә:
- кышкы каникул – 30.12.2023-08.01.2024 (10 календарь көне);
 - язгы каникул – 23.03.2024-31.03.2024 (9 календарь көне);
 - беренче сыйныф укучылары өчен өстәмә каникул – 17.02.2024-25.02.2024 (9 календарь көне).
 Соңгы мәгълүматларга караганда, республикада барлыгы 1 408 мәктәп һәм 511меңнән артыграк укучы бар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез