Укучының чүкеч белән ташлануы сәбәпле дүрт кешегә зыян килгән

Аны Росгвардия хезмәткәрләре тоткарлаган.

Чиләбедә бер мәктәп укучысының чүкеч белән ташлануы аркасында дүрт кешегә зыян килгән. Бу хакта “РИА Новости” төбәкнең Бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкиле сүзләренә таянып яза.

https://vatantat.ru/2024/09/151665/

Россия Тикшерү комитетының Чиләбе өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе мәгълүматларына караганда, “Үтерү оештыру” һәм “Ваемсызлык” статьялары нигезендә җинаять эше кузгатылган. Укучы һөҗүменнән соң Чиләбе мәктәпләрендә иминлекне тәэмин итү эше көчәйтелгән.

Һөҗүм аркасында зыян күргән дүрт кешенең хәле тотрыклы.

“РИА Новости”га хокук саклау органнарыннан хәбәр ителгәнчә, укучы мәктәп бинасына чүкеч кенә түгел, бәлки пычак һәм пистолет та алып кергән булган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре