Сиздегезме, юкмы: быел баланы мәктәпкә җыендыру 20 процентка арзангарак төшкән. Тикшерү барышында әнә шул ачыкланган. Мәктәп мәшәкатьләреннән башы әйләнгән әти-әниләр чыгымнарын исәпләгән арада, Дәүләт Думасында мәктәп яшендәге балалары булган гаиләләргә тиешле ярдәм чаралары турында да искә төшергәннәр. Татарстанда кемгә һәм нәрсә тиеш?
Яңа уку елы алдыннан социаль челтәрләрдә «мәктәп укучыларына акчалата түләү булачак» дигән эчтәлектәге хәбәрләр күп таралды. Аны кемнәр генә алды икән, дип аптырамагыз. Бу уку елында федераль дәрәҗәдә бернинди түләү дә каралмаган. «Әлеге мәсьәлә төбәкләр дәрәҗәсендә хәл ителә», – дип ачыклык керткән Дәүләт Думасы депутаты Светлана Бессараб.
Ярдәм турындагы имеш-мимешнең каян килеп чыкканын да чамаларга мөмкин. Хәтерләсәгез, пандемияле 2020 елда күп кенә гаиләләрнең кереме кимеде. Шул чорда Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча өч яшькә кадәрге сабыйларга – 3 мең, ә 3–16 яшьлекләргә 10 мең сум күләмендә социаль пособие түләнде. 2021 елда яңа уку елы башланыр алдыннан кабат 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм алдык. 2022–2023 еларда илнең яңа төбәкләрендә яшәүчеләргә, әтиләре махсус хәрби операциядә катнашучы балаларга, аз керемле, күпбалалы гаиләләргә булышуны дәвам иттерделәр. Булганнарына өстәп, төбәкләр дәрәҗәсендә дә даими ярдәм күрсәтелә. Гомуми федераль түләү 2022 елда туктатылды. Аерым төбәкләр күрсәткән ярдәмне алсак, Мәскәүдә күпбалалы гаиләләргә һәр мәктәп укучысына 13257 сум күләмендә акча түлиләр. Ленинград өлкәсендә исә күпбалалы гаиләләргә мәктәп формасы сатып алырга һәр балага 4125 сум бирелә.
«Татарстанда мәктәп яшендәге балалары булган гаиләләргә аерым акчалата ярдәм каралмаган», – диделәр Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Россия Социаль фондының Татарстандагы бүлеге мәгълүматларына караганда, республикада укучы балалары булган әти-әниләр Бердәм пособиегә генә өмет итә ала. «2023 елның 1 гыйнварыннан 17 яшькә кадәрге балалары булган мохтаҗ гаиләләргә һәм көмәнле хатын-кызларга яңа Бердәм пособие гамәлгә керде. Әлеге ярдәм чарасы гамәлдәге түләүләрне берләштерде һәм аны алучылар даирәсен киңәйтте. Пособие билгеләгәндә, Татарстанда җан башына уртача бер яшәү минимумы күләменнән (2024 елның 1 гыйнварыннан ул 13135 сум) артмаган очракта, гаиләнең кереме һәм милек исәпкә алына. Әти-әниләрнең мәшгульлегенә бәйле шарт, яки нульле керем кагыйдәсе дә бар. Эшкә сәләтле әти яки әни эшләмәсә дә ярый, ләкин моның нигезле сәбәпләре булырга тиеш. Пособие билгеләгәндә, гаиләнең соңгы 12 айдагы керемнәрен тикшерәләр», – диелә хәбәрдә.
Маркетплейс белгечләре баланы яңа уку елына әзерләү күпмегә төшкәнне дә санап чыгарган. Баксаң, быел малайны укырга җыендыру уртача – 7450 сум, ә кызларны киендерү 8625 сум торган икән. Узган ел белән чагыштырганда, чыгымнар 20 процентка кимегән, дип тә сөендергәннәр. Яңа уку елы белән!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез