Чаллыда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен яңадан һөнәри әзерлек үзәге эшли башлады. Аның ишекләре фронттан кайтып, бүген тыныч тормышта яңа юллар эзләүчеләр өчен ачык. Биредә хезмәт базарында ихтыяҗ булган һөнәрләрне өйрәтеп кенә калмыйлар, шулай ук җайлашырга булышалар, дип яза «Татар-информ».
Уку үзәгендә берничә юнәлеш буенча белгечләр әзерләнә: логист ярдәмчеләре, экспедиторлар, автослесарьлар, автоэлектриклар, колл-үзәк операторлары, пешекчеләр, клининг буенча менеджерлар. Дистанцион эшләргә мөмкинлек бирүче һөнәрләрне сайлаучылар да бар.
Андрей Ляпунов, ТР Дәүләт Советы депутаты, «Союзники» проектын башлап җибәрүчеләрнең берсе:
– Программаның өстенлеге шунда: күп кенә белгечлекләрне өйдә үзләштерергә һәм кулланырга мөмкин. Мәсәлән, логист машина хәрәкәтен контрольдә тота ала, машина йөртүчеләргә шалтырата, документларны тикшерә ала – һәм болар барысы да өйдән торып эшләнә. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен шартлар тудырыла: керү юллары, санитар бүлмәләр җиһазландырылган, – диде.
Үзәктә барысы да каралган: ашау, стипендия, читтән килүчеләр өчен – бушлай яшәү мөмкинлеге. Уку үзе бер айга исәпләнгән: ике атна теория һәм тагын ике атна остаз белән практика узу каралган.
Үзәк ачылышында Чаллы мэры Наил Мәдиев катнашты. Ул билгеләп үткәнчә, уку мәйданчыгы һөнәрне яңадан үзләштерү өчен генә түгел, ә эшкә урнаштыру өчен дә булдырылган.
– Максат – безнең геройларны тыныч тормышка яраклаштыру һәм аларга «Союз-Регион» компаниясендә генә түгел, ә шәһәрнең башка предприятиеләрендә дә эшләргә мөмкинлек бирү, – диде ул.
Үзәккә һәр хәрби үз тарихы белән килә – яралану, югалту, сугыш сынаулары аша. Ләкин аларны бер нәрсә берләштерә: киләчәкне төзү, өйрәнү һәм алга барырга көч табу теләге.
Элегерәк Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда хәбәр иткәнчә, республикадан махсус хәрби операциягә 38169 мобилизацияләнгән һәм контрактлы солдат киткән. «Бездә 15 Россия Герое бар, аларның җидесенә ул исем үлгәннән соң бирелде. «Батырлык» ордены белән 1829 хәрби хезмәткәрен бүләкләделәр», – диде ул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез