Укытучы көненә педагогларга өстәмә түләү кертергә җыеналар

Дәүләт Думасының вице-спикеры Борис Чернышов Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенкога Укытучы көненә педагогларга һәр ел саен оклад күләмендә түләү кертү тәкъдиме белән мөрәҗәгать юллаган. Бу хакта “РИА Новости” яза.

Мөрәҗәгатьтә билгеләп үтелгәнчә, әлеге тәкъдим барлык педагогларга, шул исәптән өстәмә белем бирү өлкәсендә эшләүчеләргә дә кагыла. Тәкъдим авторы фикеренчә, бу түләү, укытучы һөнәренең әһәмиятен ассызыклап, һөнәри бәйрәмендә һәр педагогка үзенә карата игътибар хисе тою мөмкинлеге бирәчәк.
Чернышев билгеләп үткәнчә, әлеге чара матди ярдәм булып кына калмыйча, һөнәрнең абруен ныгыту, мәгариф өлкәсендә кадрларны саклап калу ысулына да әйләнәчәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре