Укытучылар әзерләүче югары уку йортларына гариза тапшыручылар арткан

Укытучылар әзерләүче югары уку йортларына быел рекордлы санда гариза тапшырылган. Мәгьрифәт министры Сергей Кравцов әйтүенчә, яшьләрнең педагог һөнәренә карата кызыксынуы арта. Димәк, һөнәргә ихтыяҗ үсә. “Соңгы мәгълүматларга караганда, педагогик вузларга рекордлы санда – 514 193 гариза тапшырылган. Шул ук вакытта бакалавриат һәм специалитет программалары буенча гаризалар да узган елдагыдан 25 процентка күбрәк”, – дигщн ул.

Министр әйтүенчә, “Мәгариф һәм педагогика фәннәре” юнәлеше бюджет урыннарына тапшырылган гаризалар саны буенча алдынгы урыннарның берсен били. Педагогия вузларында бер урынга 16 кеше (бер ел элек 10 кеше) дәгъва кыла. Илдә мәгариф өлкәсе өчен белгечләрне 36 педагогия вузы һәм 200дән артыграк университет әзерли.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре