Парламентарий икътисадның реаль секторында ихтыяҗ зур булган дисциплиналар – математика, физика һәм информатика белгечләренә юнәлдерелгән федераль максатчан программа әзерләү һәм кабул итү мөмкинлеген карауны сорады.
Инициатива нигезендә, программа алдынгы профильле югары уку йортларында, шулай ук Россиядәге зур компанияләрнең уку яки карьера үзәкләрендә белем алуны күздә тотарга тиеш.
Беренче этапта анда конкурс нигезендә сайлап алынган педагоглар катнашыр дип көтелә, әмма алга таба, инициатива авторы фаразлавынча, барлык укытучыларга да квалификацияләрен күтәрү мөмкинлеге бирелергә тиеш.
Чернышов билгеләп үткәнчә, мондый программаны гамәлгә ашыру, аның фикеренчә, мәктәп белеменең сыйфатын сизелерлек яхшыртырга һәм яшь белгечләргә һөнәри үсеш өчен тагын да ныклырак база булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Ул шулай ук әлеге инициативаның укытучы һөнәренең абруен ныгытырга сәләтле булуын искәртте.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез