Укытучыларга биргән нинди бүләкнең ришвәткә саналуын аңлатканнар

Укытучыларга 3 меңнән кыйммәтрәк теләсә нинди бүләк алу тыела. Бу хакта “Татар-информ” адвокат Дмитрий Аграновский сүзләренә таянып яза.

“Гражданлык кодексында 575 нче статья бар. Анда әйтелгәнчә, муниципаль хезмәткәрләрнең, укытучылар, социаль өлкә хезмәткәрләренең 3 мең сумнан кыйммәтрәк бүләк кабул итеп алуга хокукы юк”, – дигән агентлык хәбәрчесенә әңгәмәдәше.

Адвокат, бәладән башаяк, дип, укытучыларга чәчәкләр генә бирергә тәкъдим иткән.
“Мондый бүләк нәкъ менә 3 мең сум чамасына төшә һәм аның ришвәт белән бернинди дә уртаклыгы юк”, – дип йомгак ясаган сүзенә Аграновский.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре