Укытучыларның хезмәт хакларын арттырачаклар

Мәгариф министрлыгы бөтен ил буенча укытучыларның хезмәт хакын арттыр дип фаразлый. Бу хакта Мәгариф министры Сергей Кравцов Көнчыгыш икътисади форумы кысаларында РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында әйтте.

«Хезмәт хакы аңлаешлы, үтә күренмәле булырга тиеш һәм хәзер булган тайпылышлар булырга тиеш түгел. Һәм мин хезмәт хакы арту ихтималын да кире какмыйм», – диде ул.

Кравцов сүзләренчә, Мәгариф министрлыгы һәм Хезмәт министрлыгы укытучыларның хезмәт хакының уртача дәрәҗәсе төбәкләр буенча уртача хезмәт хакыннан түбән булмавы күзәтелә.

«Димәк, төбәк буенча уртача хезмәт хакының ничек үсүенә бәйле рәвештә укытучыларның да хезмәт хакы артачак», – дип өстәде министр.

Мартта вице-премьер Дмитрий Чернышенко 2026 елда педагоглар хезмәтенә түләүнең яңа системасын раслау, ә 2027 елдан аны барлык мәгариф оешмаларында кертү планнары турында белдерде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре