2015 елда Омск шәһәрендә казарма җимерелү аркасында аяксыз калган, хәзер исә 2 миллион язылучысы булган танылган блогер Рөстәм Нәбиев Беренче каналда “Пусть говорят” тапшыруында катнашачак. Анда альпинист Наталья Наговицынаның Кыргызстанда Җиңү пигында һәлак булуы турында сүз барган, – дип яза “KazanFirst”.
Исегезгә төшерәбез: спортчы, аягын сындыру сәбәпле, үз төркеме белән таудан төшә алмаган. Һава шартларының бик начар булуы аркасында коткару операциясен өзәргә туры килгән. Аны 20 көн буен коткарырга маташканнар. 2 сентябрьдә Җиңү пигына җибәрелгән дрон альпинистның исән булуы билгеләрен күрсәтмәгән. Хәзер спортчы хәбәрсез югалган булып санала.
 – Без таулар турында, тәгаенләп әйтсәк, Җиңү пигында Натальяның гомерен өзгән очрак турында сөйләшәчәкбез. Анда ул үләргә калган... Кыскасы, тапшыру бик күңелсез темага багышлана, – дигән Нәбиев шоу алдыннан агентлык хәбәрчесенә.
Тапшыруда шулай ук дөньяның 8 мең метр биеклектәге барлык 14 тавына менгән Россиядән бердәнбер хатын-кыз Алина Пекова да катнашкан. Программаның кайчан эфирга чыгачагы әлегә билгесез.
 Рөстәм Нәбиев – тәҗрибәле альпинист. 19 августта Бурятиядә Мәхәббәт пигына менгән. Хәер, блогерның куллары ярдәмендә генә буйсындырган бердәнбер тавы түгел бу. 2022 елда Эльбруска менгән. У л чагында тау авыруы кичергән һәм аздан гына таш “яңгырына” эләкмичә калган. 2021 елда исә Һималай тавының Манаслу биеклеген (Эльбрустан 2,5 метрга биегрәк – 8156 метр) буйсындырган. 2022 елда – Грузиянең Казбек тавы (5 мең метрдан артыграк биеклектә). Шуннан үзе өчен иң катлаулы тауга – Килиманджарога күтәрелегә ирешкән. Соңыннан хастаханәгә эләккән. Әмма бирешмәгән: савыкканнан соң Аргентинада Аконкагуа тавына (6960 метр биеклектә) менгән. Блогер буйсындырган соңгы биеклек – Арарат тавындагы Мәхәббәт пигы.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез