“Ветераны России” иҗтимагый хәрәкәте Президент администрациясенә, Федерация Советы, Дәүләт Думасы һәм Конституция судына педофиллар һәм террорчыларга карата үлем җәзасын кире кайтаруны сорап мөрәҗәгать иткән. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.
“Җәза чарасына бәйле мәсьәлә генә түгел, бәлки ил иминлеге мәсьәләсе дә бу”, – дип билгеләп үткән хәрәкәт лидеры Илдар Рәҗәпов.
Исегезгә төшерәбез: илебездә1997 елдан бирле (Россия Европа Кеше хокукларын һәм төп ирекләрен саклау турында конвенциягә № 6 беркетмәне имзалаганнан бирле) үлем җәзасы кулланылмый. Илдә иң югары җәза чарасы булып гомерлеккә иректән мәхрүм итү санала.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез