Газетага язылу

“Үлемсез полк” онлайн-акциясенә гаризалар кабул ителә башлады

“Үлемсез полк” онлайн-акциясендә катнашуга заявкалар кабул ителә башлаган.

Бөек Ватан сугышында катнашучыларга багышланган чара, буыннарны берләштереп, фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәренең истәлеген саклауга ярдәм итә, дип яза “Татар-информ”, “Бессмертный полк онлайн” проектының оештыру комитеты хәбәренә таянып.

Чарада теләгендә булган барча кеше катнаша ала. Моның өчен 6 майга кадәр “Бессмертный полк онлайн” сайтында яки “ВКонтакте” һәм “Одноклассники” социаль челтәрендә,  МАКС мессенджерында мини-кушымталар аша заявка тапшырырга мөмкин.

Акциядә катнашучыларның шәхси кабинетында, ветеран яки тыл хезмәтчәне фотосын урнаштырып, аның турында сөйләү тәкъдим ителә. Онлайн-акция 9 майда җирле вакыт белән 12.00 сәгатьтә башлана.

Ул проектның сайтында һәм бөтен ил күләмендә экраннар аша күрсәтеләчәк. Иң элек аны Чукотка һәм Ерак Көнчыгышта яшәүчеләр күрәчәк, шуннан соң хәтер эстафетасы Себер, Урал һәм Үзәк Россия аша узып, көнбатыш төбәкләрдә (Калининград өлкәсен кертеп) төгәлләнәчәк. Акциядә катнашучыларның анкеталарын профессиональ тарихчылар катнашында тикшерәчәкләр. Оештыручылар әйтүенчә, мәгълүматларның дөреслеген тәэмин итү мөмкинлеге бирәчәк бу.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре