Башка эшне – 2010 елда Әстерханда ике кешене үтерү буенча кузгатылган эшне карап тикшерүчеләр аның кайда икәнлеген билгеләгән. Бу хакта “Татар-информ” Россия Тикшерү комитетының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
Ступина түләү документларын “ясаган” өчен, җинаять юлы белән кергән керемнәрен легальләштергән өчен 2012 елда 7 елга колония җәзасына хөкем ителгән булган. Хөкем карары чыгарылганнан соң Татарстанга качкан. Үзен эзләү игълан ителгәч, интернет челтәрендә Новосибирск өлкәсеннән үзенә охшаш хатын-кызның мәете табылу турындагы хәбәргә юлыккан.
Шуннан файдаланган да: ирен Новосибирскига җибәреп, тегесе мәетне һәлак булган хатыны буларак “таныган”. Ступина шул рәвешле “үлеп”, хокук саклау органнарын алдаган. “Үлеменнән” соң Әстерхан өлкәсенә кире кайтып, 13 елдан артыграк вакыт дәвамында кеше күзеннән качып яшәгән.
Хәзер Ступинаны үзенә билгеләнгән җәзасын үтәү өчен колониягә җибәргәннәр. Тикшерүчеләр элекке түрәгә үз “үлемен” уйлап тапкан өчен өстәмә җинаять җаваплылыгына тарту мәсьәләсен карый.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез