Газета укучыбыздан шушындый эчтәлектәге хат килеп иреште. Аңа дин әһеленнән җавап кирәк иде. Укучыбыз гозырен сезгә дә тәкъдим итәбез.
– Күптән түгел кайнанам үлде. Кул астымда яшәде дисәм була, тәрбияләдек, карадык. Үз кулларымда үлде дисәм дә була инде... Хәзер шундый курку хисе калды: ул гел янымда басып тора төсле, карап тора кебек. Берәр дога өмет итәме икән? Әллә үземне өшкерергә кирәкме?
Сорауга Саба районы Сатыш авылы мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Галимҗанов җавап бирә:
– Мәет, үлгәннән соң, кабер дөньясында була. Ул кайтып та, чыгып та йөри алмый. Бу уйларыгыз - шайтаннан һәм эчке куркудан. Шуңа ятар алдыннан сүрәләр укып өшкеренергә һәм кайнана рухына дога кылу кирәк. «Фатыйха», «Аятел Көрси», «Ихлас», «Нәс», «Йәсин», «Фәлак», «Тәбәрәк» уку хәерле булыр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез